Җинаять һәм җәза
2 декабрь 2021, 06:42

Табиб гомере буе түләргә тиеш

Гарип тууында кыз табибны гаепләгән.

Champion NewsChampion News
Фото:Champion News

Англиянең Скегнесс шәһәрендә   яшәүче бер яшь кыз  үзе белән авырлы чакта әнисен күзәткән табибны судка биргән. Һәм суд аның гаризасын канәгатьләндергән,  табибтан яшь кызга компенсация түләттерергә дигән карар чыгарган.

Декабрь башында Лондонда узган суд утырышында судья  умыртка сөяге чәрдәкләнүе (Spina bifida) белән туган Эви Тумбс гомере буе түләүләр алырга тиеш дигән карар чыгарган.  Бүген кызга 20 яшь.

Бәбигә узар алдыннан һәм йөклелекнең беренче 12 атнасында фолий кислотасы төймәләре эчү  кирәклеге турында Эвиның әнисен кисәтмәве өчен табибны гаепләү фикере белән килешәм дип аңлаткан судья. Кыз фикеренчә, әгәр әнисе бу хакта белсә, Эви дөньяга катлаулы, дәвалап булмый торган чир белән тумас иде. Чире аркасында Эви Тумбс тәүлекләр буе капельницалар астында ятарга мәҗбүр. Кыскасы, яшь кыз үзенең бу дөньяга чирле тууын табиб ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан хата дип саный.

Табиб, әлбәттә, кызның гаепләүләре белән килешми.

Умыртка сөягенең чәрдәкләнүе – яшь барган саен катлаулана торган авыру. Кызганычка каршы, аны дәвалап булмый.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас