Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
2 декабрь 2021, 11:07

Гаебемне таныйм, үкенәм...

Баймакта яшәүче 27 яшьлек  Хәлил Зөлкәрнәевның былтыр бу вакытта үз өендә рәхәтләнеп яшәп яткан чагы... Себергә вахта ысулы белән эшкә барып кайта.

Гаебемне таныйм, үкенәм...
Гаебемне таныйм, үкенәм...

Баймакта яшәүче 27 яшьлек ир беркайчан да, бер ялгыш адымы өчен ирегеннән мәхрүм ителеп, төрмәгә барып эләгермен дип уйламаган.

Былтыр бу вакытта Хәлил Зөлкәрнәевның үз өендә рәхәтләнеп яшәп яткан чагы... Себергә вахта ысулы белән эшкә барып кайта.

5 октябрь көнне дуслары аны, исерек булуына карамастан, руль артына утырырга күндерә. Хәлил хәзер ул көнне искә төшерергә яратмый.

  • Кич белән соң гына дусларым шалтыратты. Бер дустыма ашыгыч рәвештә авылга кайтып килегә кирәк булган. Кичтән сыра эчкән идем, шуңа карамастан, ризалаштым. Баймак районының Сакмар авылыннан ерак түгел авария ясадым. “Митсубиси Лансер” автомобиле белән идарә иткәндә каршы хәрәкәт юлына чыктым, алдымдагы машинаны узып китәргә уйладым. Әмма маневрны исәпләп бетермәгәнмен, “Фольксваген” машинасына бәрелдем. Минивэн юлдан төшеп капланды. Мин туктадым, барыбыз да алар янына йөгердек, машинадан чыгарга булыштык. Ул машинада алты кеше иде. Хәйбулла районында яшәгән 47 яшьлек хатын һәлак булды... Ашыгыч ярдәм машинасы килгәндә ул инде исән түгел иде...

Хәлил Зөлкәрнәевны суд гаепле дип таба һәм 5 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итә. Ул әлеге вакытта Шакша бистәсендәге 5 нче санлы колоние-поселениедә хөкем вакытын үткәрә. Һәлак булган ханымның гаиләсенә 600 мең сум әхлакый зыян түләргә тиеш.

  • Бу сезнең беренче тапкыр рульга исерек килеш утыруыгыз идеме?
  • 2016 елда руль артына исерек утырган өчен автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр иде инде. Авария ясаганда машина йөртергә минем хокукым юк иде...
  • Әлеге хөкем карарын гадел дип саныйсызмы?
  • Әлбәттә. Монда килеп эләккәч кенә ирекнең кадерен белә башлыйсың, моннан чыксам, башка беркайчан да руль артына исереп утырмас идем тәүбә иттем... Гаебемне таныйм, үкенәм. Авыр җинаять ясавымны да таныйм, мин кешенең гомерен өздем... Мине бит беркем дә руль артына көчләп утыртмады. Үземнең карар булды.
  • Гаиләгез ничек кабул итте?
  • Минем гаиләм юк, өйләнмәгәнмен. Әти-әнием белән яши идем. Алар бик авыр кичерде. Шалтыратып торалар, хәлемне аңлыйлар, ташламадылар. Әлбәттә, алар алдында оят.
  • Һәлак булган ханымның гаиләсе белән сөйләшеп карамадыгызмы?
  • Әти-әнием алар белән элемтәгә чыкккан, судка кадәр зыян хакын өлешләтә түләдек. Әлеге вакытта да түләргә ярдәм итәләр. Судта үлгән хатынның туганнары килгән иде, күзләрендә мине гаепләүне күрдем.
  • Үлгән ханымның гаиләсенә китергән әхлакый зыянны ничек түләргә уйлыйсыз?

Кололониядә ашханәдә эшлим, эш хакым зыянны каплауга китә. Иреккә чыккач, эшемә яңадан кайтырмын, түләп бетерермен дип өметләнәм.

Киләсе сигез елда миңа руль артына утырырга ярамый, суд шулай карар итте.

 Һәлак булган ханымның туганнарыннан гафу үтенәм, гаебемне таныйм, үкенәм.

                                                          “Башинформ”.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: