Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 декабрь 2021, 14:08

Танышын үтереп, кеше каберенә күмгән

21 һәм 25 яшьлек егетләр бер кыз өчен сугышкан.

bashinform.ru
Фото:bashinform.ru

Күмертау шәһәрендә яшәүче 21 яшьлек егеткә карата җинаять эшен тикшереп бетергәннәр. Ул 2021 елның 11 маенда иптәшен үтерүдә гаепләнә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итәләр. 

1 июньдә полициягә бер хатын мөрәҗәгать итә. Ул 25 яшьлек улы югалуы турында гариза яза. Егет аерым яшәгән. Ялгыз яши торган егетнең озак вакыт әнисе белән элемтәгә чыкмый торган гадәте булган. Шуңа күрә әни кеше полициягә дә шунда ук хәбәр итми торган.

Тикшерүчеләр югалган егетнең танышларын һәм туганнарын сораштырган, шәһәр тирәләрен тикшереп чыккан. Шуннан соң тикшерүчеләр 25 яшьлек егет югалгач ук Мәскәүгә китеп барган тагын бер егет турында белешмә ачыклаган. Башкалада кешеләрнең йөзен тану системасы ярдәмендә аның кайда булуын бик тиз ачыклаганнар. Сорау алганда ул иптәшен үтерүләрен әйткән, башка шаһитлар һәм җинаятьче турында да сөйләп биргән.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 11 майда Күмертау шәһәрендә 21 һәм 25 яшьлек егетләр исерек килеш талаша. 25 яшьлек егет моңа кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Төрмәдә утырган чакта ул 21 яшьлек егетнең сөйгән кызы белән хат язышкан. Егетләр шул сәбәпле талашкан.

21 яшьлек егет 25 яшьлек егеткә шәһәр читенә китеп, мөнәсәбәтләрне ачыкларга  тәкъдим итә һәм алар китеп баралар. Күмертау шәһәре читендә Мәләвез елгасы ярына килгәч, егетләр сугыша, алар ярдан елгадагы суга егылып төшә. Шуннан соң үтерүче егет танышының башын суга тыгып тотып тора. Шулай итеп, 25 яшьлек егет һәлак була.

Бу вакытта 21 яшьлек егет ритуаль хезмәттә эшләп йөри. Ул танышының мәетен икенче көнне машинага салып зиратка алып китә һәм мәетне яңа гына җирләнгән кеше каберенә күмеп куя.

Җинаятьтә гаепләнүче үзенең гаебен таныган, мәетнең кайда булуын күрсәткән. Шаһит егет башта бик озак сөйләми торган, ул җинаятьтә гаепләнүче һәм иптәшләре үч алыр дип курыккан. 11 майда булган җәнҗал вакытында аның үзен дә 21 яшьлек егет кыйнаган булган.

Хәзер җинаять эшен судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: "Интертат"

Читайте нас: