Волгоград өлкәсенең Иловлинск районы авылларының берсендә чиратта торудан җене котырган пациент хатын табибка пистолет белән һөҗүм иткән, дип хәбәр ителә Русия Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсендә.
Терапевт ханымга кисәтү ясаган, ә хатын шулчак сумкасыннан пистолетка охшаш предмет алган да, табибны үтерәм дип янаган. Медик полиция чакырткан.
“Шикләнелүче хатынны тоткарлаганнар, ул дөресен сөйләп биргән һәм гаебен таныган. Спорт пистолетын тартып алганнар, суд-баллистик экспертизасы нәтиҗәсендә запас часте булмау сәбәпле аның атарга яраклы булмавын ачыкланган”, – диелә хәбәрдә.
Полиция вакыйганың нечкәлекләрен өйрәнүне дәвам итә.
Чыганак: lenta.ru