

Билгеле адвокат Шота Горгадзе якланучысы Владимир Санкинга чыгарылган хөкем карарына шикаять бирергә ниятли. Исегезгә төшерәбез, Владимир Санкинга педофилны үтергәне өчен 6 ел каты режимлы колония бирделәр. Бу хакта Горгадзе үзенең Facebook челтәрендә язып чыкты.
2020 ел башында Владимир Санкин урамда бер үсмерне очрый. Үсмер аның дустын көчләргә маташулары турында сөйли. Санкин аны-моны уйлап тормый, педофил дип шикләнелгән ирне үтергәнче кыйный. Ахырда мәрхүмнең моңа кадәр балаларны мәсхәрәләгәне өчен төрмәдә утырып чыкканы билгеле була.
Хәзер Санкинның адвокаты Шота Горгадзе хөкем карарын кассацион судта яңадан тикшертергә җыена. 14 декабрьдә узачак суд утырышына ул мотлак рәвештә киләм дип вәгъдә биргән. Санкинга җәза урынына герой исемен бирергә тиешләр иде, дип тә өстәгән ул.
“Чынында исә педофил үлде, ә Санкинга 8 ел төрмә бирделәр. Ә бит аны бүләкләргә иде, чөнки ул герой. Аның урынында мин дә нәкъ шулай эшләр идем”, – дигән Шота Горгадзе.
Чыганак: Ufatime.ru