

Төмәндә Тикшерү бүлеге начальнигы урынбасары үзенең BMW машинасында ике юл эшчеләрен таптаган. Алар авария урынында үлгән. Авариядән соңгы моментны SHOT Telegram-каналы бастырып чыгарган.
Кадрларда автомобиль бамперы җимерелүе, тәрәзәләрнең ватык булуы күренә. Машина салонындагы хәвефсезлек мендәрләре водительне җәрәхәтләрдән саклаган. Видео төшергән вакытта водитель машинада утыра.
Telegram-канал авторлары сүзләре буенча, эшчеләр төнлә трассаны чистарткан. Юлны кардан тазартканда алар билгеләр һәм янып сүнүче лампалар урнаштырган.
ЮХХДИнең төбәк идарәсендә хәбәр итүләренчә, юл һәлакәте Объездная трассасында кичә төнге 23.00 сәгатьтә теркәлгән.
Чыганак: Lenta.ru