

Мексикада бандитлар лотереяда 20 миллион песодан (70 миллион сум) артык акча откан балалар бакчасы хезмәткәрләренең тормышын тәмугка әйләндергән.
“Би-би-си” хәбәр итүенчә, шәһәре балалар бакчасы хөкүмәт лотереясында 2020 елның сентябрендә җиңүче булган. Билетларны аноним хәйриячеләр сатып алган һәм ил буенча иң хәерче мәктәп һәм балалар бакчаларына таратылган.
Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм 20 баланың ата-аналары зур сумма отуларына сөенгән һәм акчаларны бакчаны төзекләндерүгә тотынырга ниятләгәннәр. Әмма алар Los Petules җирле җинаятьчел төркем (банда) эзәрлекләүләре һәм янауларына дучар була.
Балалар бакчасы хакимияте һәм ата-аналар бандитларга буйсынудан баш тарткан, акчаларның бер өлешен бакча бинасының түбәсен алмаштыруга тотынган. 2021 елда калган акчаларны учреждениенең тирә-ягын төзекләндерүгә тотарга карар кабул иткәч, бандитлар ягыннан басым көчәйгән.
Мартта бер тәрбияләнүченең әтисен атып үтерәләр, октябрьдә җинаятьчеләр балаларга һәм хатыннарга һөҗүм итә. Ахырда 28 гаилә шәһәрдән качарга мәҗбүр була. Ата-аналар комитеты вәкиле җирле властьлар бу хәлдән хәбәрдар, ди. Шуңа күрә бандитлар төркеме таратылганчы алар үз өйләренә кайта алмый.
Чыганак: Lenta.ru