Җинаять һәм җәза
23 ноябрь 2021, 17:02

Ике яшүсмер машина карагына әйләнгән

 "Табышлы бизнес"ны аларга бер өлкән дуслары тәкъдим иткән. 

Ике яшүсмер машина карагына әйләнгәнИке яшүсмер машина карагына әйләнгән
Ике яшүсмер машина карагына әйләнгән

Ике яшүсмер Уфа дворларыннан машиналар урлап, Чиләбегә запчастька озата барган. Мондый "табышлы бизнес"ны аларга Иглин районында яшәүче бер өлкән дуслары тәкъдим иткән.

25 яшьлек егет шул кадәр елгыр һәм булдыклы булып чыккан ки, аңа хәтта Генри Форд та көнләшеп карар иде, мөгаен. Ул үзе тирәсендә яшәгән үсмер малайларны автомобильләр урлауга күндергән.

Шабашка эшләүгә малайлар бик тиз ризалашканнар. Тик абзыйларының бу юл белән җинаятькә этәрүен аңламадылар микән, әллә тотылмасбыз дип уйлаганнармы? Анысы билгесез... Алар Уфа урамнары буйлап көндез машиналар эзләп, күз салганнарын төнлә урлап, курше өлкәгә запчастька сата барганнар. Бу бизнеста егетләр 500 мең эшләп өлгергән. Күбрәк тә булыр иде әле, тик компанияне тотканнар.

Җинаять башлыгын Дим районы суды 2,4 елдан 3 елга кадәр шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән һәм өч елга мәҗбүри эшкә җәлеп ителгән.

Җинаятькә котыртучы егетне генә гаепләп булмый, әлбәттә. Яшүсмерләр кыек юлга басмасын өчен әти-әниләр тәрбия турында ешрак уйланырга тиеш. Бөтен нәрсә гаиләдән башлана. Балалары белән тәртип турында ешрак сөйләшергә һәм кагыйдәләрне, законнарны бозган очракта ни буласы турында балаларга аңлатып үстерергә кирәк. Сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Чыганак: mash_batash

Фото: xoroshiy.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас