

Reuters мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Оклахома шәһәрендә үлем җәзасына хөкем ителгән берәү исән калган: хөкеменә берничә сәгать калгач Кевин штаты губернаторы аны туктатырга кушкан.
Джулиус Джонсны 1999 елда автомобиль урлаган вакытта страховка агентын үтергән өчен үлем җәзасына хөкем иткән булганнар. Әмма җәзаны гамәлгә ашырырга 11 сәгать калгач, ярлыкау буенча комиссия аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында карар кабул иткән. Җинаятьченең алдан иреккә чыгарга хокукы юк.
Хөкем ителүченең адвокатлары җинаять кылынган вакытта ирнең үз гаиләсе белән булуын исбат иткән. Присяжныйлар моның дөресме-түгелме икәнен белә алмаган, чөнки үз вакытында җинаятьне юньләп тикшермәгәннәр. Джонсның адвокатлары аны киләчәктә дә яклаячакбыз, дип белдерә.
Чыганак: https://lenta.ru