Җинаять һәм җәза
17 ноябрь 2021, 09:13

Түрә булуына 1 ел да тулмаган...

Вице-губернатор ришвәт белән тотылган?

Владимир өлкәсе хакимиятеннән.Владимир өлкәсе хакимиятеннән.
Владимир өлкәсе хакимиятеннән.

Владимир  өлкәсенең вице-губернаторы вазифасын  вакытлыча башкаручы Григорий Вишневскийны ришвәтчелек эш буенча тоткарлаганнар. Җинаять эшен тикшерү  вакытына аны вазифасыннан читләштереп торачаклар. Бу хакта төбәк башлыгы вазифасын башкаручы Александр Авдеевка сылтанып, ТАСС хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, бу эштә ноктаны суд кына куячак. Әмма кадрлар мәсьәләсе тикшерү органнарыннан  документлар килгәч тә хәл ителәчәк.

Вишневскийны тоткарлау хакында 16 ноябрьдә билгеле булды. Владимир өлкәсе хакимиятендә тикшерү чаралары узды.

Түрәне Владимир Сипягин (Дәүләт думасы депутаты булып сайлангач, 4 октябрьдә вәкаләтләрен туктатты) губернаторлык иткән чорда мәктәп төзелеше вакытында 600 мең сум ришвәт алуда гаеплиләр.

Вишневский быел 18 марттан Владимир өлкәсе вице-губернаторы вазифасын вакытлыча башкара. Ул социаль үсеш мәсьәләре өчен җаваплы булган. 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас