

Балтач районының Сәйтәк авылында яшәүче 45 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшергәннәр. Ул әтисен үтерүдә гаепләнә.
2021 елның 9 июнендә бу ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә һәм 80 яшьлек әтисе югалу турында гариза яза. Имеш, әтисе 30 майда велосипедта йөрергә чыгып киткән һәм шуннан югалган.
Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, тикшерүчеләр авыл һәм авыл янындагы территорияне тикшерәләр, туганнарын һәм авылдашларын сораштыралар. Шулай итеп, 80 яшьлек картны соңгы тапкыр өендә күрүләре ачыклана. Әти белән улның еш кына талашып торуы да билгеле була.
Шуннан соң 45 яшьлек ир-ат белән яши торган хатынны да сораштыралар. Ул нәкъ менә улы атасын үтерүен сөйли. Ир-атлар талаша, шуннан соң улы әтисен үтерә, мәетен урманга илтеп яшерә.
80 яшьлек бабайның мәетен эзләп табалар, шуннан соң улы да, гаебен танып, күрсәтмә бирә.
Тикшерү ачыклаганча, 2021 елның 30 маенда әтиле-уллы ирләр ишегалдында талаша. Улы әтисенең төрле урыннарына йодрыгы белән суга, аннары кирпеч алып башына бәрә. Өлкән кеше урында ук үлә. Улы мәетне машинага салып, урманга алып китә һәм җиргә күмеп куя. Берничә көн узгач, аның танышы әтисе турында сораша башлый. Шуннан соң улы әтисе югалуын әйтә, ышандыру өчен полициягә дә мөрәҗәгать итә.
Ир-ат гаебен таныган, эшне судка тапшырганнар.
Чыганак: "Интертат"