

Красноярск краенда полицейскийлар кунарга урын эзләп, моргны җимереп керүдә шикләнелгән ирне тоткарлаган. Җитмәсә, ул 4 мәетне мәсхәрләүдә дә шикләнелә. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының төбәктәге идарәсе матбугат хезмәтенә сылтанып, РИА Новости хәбәр итә.
Вакыйга крайның көньягындагы Курагин районында булган. Төн уртасында 1989 елгы исерек ир үзен кунар урын эзләгән. Ул район дәваханәсенең моргы ишеген җимереп кергән. Әмма ул гына аз тоелгандыр инде, моргта ул скальпель белән 4 мәетне дә кискәләгән.
Морг ишеген җимерү турындагы медиклар хәбәр иткән. Ирне берничә сәгатьтән тапканнар. Ул шушы районда яшәүче моңа кадәр хөкем ителмәгән ир булуы ачыкланган. Әлеге вакытта мәетләр гәүдәләрен мәсхәрәләгән өчен җинаять эше кузгату турындагы мәсьәләне хәл итәләр.
Чыганак: lenta.ru