+21 °С
Болытлы


Сергиев Посад шәһәрендә полиция хезмәткәрен үз кызын үтерергә маташуда гаепләгәннәр. Җәнҗал барышында машинада 47 яшьлек ир пистолеттан 20 яшьлек кызының башына аткан.
Тикшерүчеләр фаразынча, 11 ноябрьдә таксида исерек полиция хезмәткәре белән кызының арасында тавыш чыга. Бер-берсен аңлый алмагач, исерек әти кызының башына ата. Әлеге вакытта кыз хастаханәдә, аңа операция ясаганнар. Ә полиция хезмәткәренә хәзер закон алдында җавап бирергә туры киләчәк.
Чыганак: tatpressa.ru