

Казан шәһәрендә гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевны Казан шәһәрендәге тикшерү изоляторына кайтарганнар. Мәскәү белгечләре аны җинаять кылганда үз акылында түгел иде дип тапты, ә менә Санкт-Петербург табиблары үз акылында булган дигән нәтиҗә ясаган. Хокук органнары бу хәбәргә бернинди дә аңлатма бирмиләр.
Тикшерүчеләр, беренче медицина тикшерүе Галәвиевны психик яктан төгәл түгел дигәч, икенче тикшерү билгеләделәр. Галәвиев 2021 елның 11 маенда 9 кешене атып үтерүдә гаепләнә. Ул бер каршылыксыз гимназиягә барып керә һәм ата башлый. Бу җинаять эшендә ул берүзе генә гаепләнми: “Ваша безопасность” фирмасының генераль директоры Сергей Иванов, “Союз пожарного мониторинга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең баш инженеры Марат Җиһаншин һәм гимназия директоры Әминә Вәлиева да җинаять эшендә бар. Ир-атларны кулланучыларның гомере һәм сәламәтлеге хәвефсезлеген тәмин итә алмаган хезмәтләр күрсәтүдә гаеплиләр. Ә гимназия директорын – үз эшенә салкын карауда. Алар барсы да үз гаепләрен танымаган.
Бу җинаять эше буенча 170 экспертиза тәгаенләнгән.
Чыганак: tatpressa.ru