Җинаять һәм җәза
12 ноябрь 2021, 11:05

Оныгы картәнисен жәлләп үтергән

Шулай да буламени?

pixabay.compixabay.com
Фото:pixabay.com

 Бөекбританиядә 21 яшьлек егет “Правда или действие” уены вакытында үзенең 94 яшьлек картәнисе үлеме хакында дөресен сөйләп биргән. Бу хакта Sky News яза.

Карчык үзенең өендә чыккан янгын вакытында  үлгән. Полиция янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан дигән фикергә килгән. Хатын угарный газ белән агуланган һәм дәваханәдә үлгән.

Күп тә үтми аның оныгы Тирнан Дарнтон “Правда или действие” уены вакытында дусларына “бәлки, мин кемнедер үтергәнмендер” дип ачып сала. Моннан соң полиция җинаять эшен тергезә. Картәнисе көннән-көн көчәйгән деменциядән интекмәсен өчен егет йортка ут төртүе хакында сөйләгән.

Менә бит... Үзенчә кешелекле булырга теләгән оныгы картәнисенең гомерен өзгән. Хакым бар дип уйлагандыр  инде.  Достоевский әсәрендәге  Раскольников кебек...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас