Җинаять һәм җәза
11 ноябрь 2021, 07:29

Авыл советы башлыгын суд көтә...

Нәфесне тыя белергә кирәк шул.

stolica-s.sustolica-s.su
Фото:stolica-s.su

Иглин районының 32 яшьлек Үктәй авылы советы башлыгына карата кузгатылган җинаять эшен тикшерүне  тәмамлаганнар. Ул ришвәт алу һәм ялган документлар ясау маддәләре буенча  гаепләнә.

Төбәк тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, быел август-сентябрьдә авыл советы башлыгына әтисе исеменә 33 сутый мәйдандагы җирне рәсмиләштерү үтенече белән бер ир мөрәҗәгать иткән.  Олы яшьтәге ир беркайчан да авыл советы территориясендә яшәмәгән һәм бушлай җир алу хокукына ия булмаган.

Ә рәис ризалашкан. Әмма 120 мең сум күләмендә ришвәт бирүне таләп иткән.  Акча алган вакытта аны  Иглин районы буенча икътисади хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы бүлек хезмәткәрләре  тоткарлаган.

Авыл советы башлыгы гаебен өлешчә генә таныган.  Җинаять эше судка тапшырылган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас