

Санкт-Петербургның Софья Ковалевская урамында ризык ташучы егет кыз баланы бәрдерә. Сәламәтлегенә җитди зыян килгән баланың туганнарына дәвалауда ярдәм итәргә вәгъдә итә дә, Русиядән качып югала.
Вакыйга 18 августта ук булган. Улукбек Ысмайлов күп катлы йорт ихатасында 8 яшьлек кызны бәрдерә. Шунда ук баланы якында гына урнашкан дәваханәгә илтергә тәкъдим итә. Кыз баланың картәнисе, ашыгыч ярдәм һәм полиция авария урынына озаграк килер дип куркып, ризалаша. Ул чакта әле икенче сыйныф укучысы үзаллы йөри алган.
Дәваханәдә баланың 7 умыртка сөягенең компрессион сынуы ачыклана. Курьер булып эшләүче егет матди ярдәм күрсәтергә вәгъдә итә, күпмедер вакыт эчендә элемтәдә була, ә дәвалау өчен таләп ителгән сумма хакында ишеткәч – 150 мең сум – югалган.
Ахырда полициягә авариядән соң 10 көн үткәч кенә мөрәҗәгать иткәннәр. Хәзер Тикшерү комитетында авариядә гаепле егетнең Русиядән кайтып китүе аркасында җинаять эше кузгата алмый торалар. Кыз бала зур зыян күргән, әлеге вакытта ул йөри алмас дәрәҗәдә.
Чыганак: lenta.ru