

Мәскәүдә 15 яшьлек кыз икенче тапкыр бәбигә узган. Бу турыда ул мәктәптә планлы тикшерү вакытында очраклы рәвештә генә белеп алган. Бу хакта «Лайф» яза.
Ярты ел элек кенә бу кыз ир бала тапкан булган. Шулай итеп, бала тапканнан соң ике ай узуга ул кабат бәбигә узган булып чыга. Сабыйларның аталары да төрле булуы ачыклана. Хәзер кыз йөклелегенең алтынчы аенда булуы билгеле.
Табиблар әлеге очрак турында полициягә хәбәр иткән. Оператив чаралар барышында үсмер кызның сөяркәсе сәүдә үзәгендә эшләүче 26 яшьлек сатучы егет булуы ачыкланган. Аңа карата җинаять эше ачылган. Беренче баланың атасы кем булуы әлегә ачыкланмаган.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Интертат"