Җинаять һәм җәза
6 ноябрь 2021, 09:54

Без капчыкта ятмый...

Туганын үтереп дүрт ел идән астында тоткан

Без капчыкта ятмый...Без капчыкта ятмый...
Без капчыкта ятмый...

Уфада яшәүче 48 яшьлек кеше туганын үтерү турында полициягә хәбәр иткән . Дүрт ел элек ул бертуганының улын үтергән. “Миңа 32 яшьлек туганның белештермәс хәлдә булуы  ошамады. Кисәтү ясагач, ул миңа пычак белән ташланды. Мин үземне саклау өчен пычагын тартып алдым һәм аның муенына ике тапкыр кададым”, - ди гаебен танучы. Үтерүче мәетне полиэтиленга төреп, аны фатир идәне астына күмеп куя. Ул күп фатирлы йортның беренче катында яши. Үтерелгән егетне  эзләмәгәннәр, чөнки ул  беркем белән дә аралашмаган булган. Үтерүчегә карата җинаять эше ачылган.

Чыганак: Башинформ

Фото: Башинформ

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас