Җинаять һәм җәза
2 ноябрь 2021, 20:34

Айдан артык мәетне балконда саклаган

Коточкыч!

primechaniya.ruprimechaniya.ru
Фото:primechaniya.ru

Уфада кунагын теге дөньяга озаткан 49 яшьлек слесарьне кулга алганнар. Үтергәннән соң гаепләнүче Радик Абдулгалимов каза күрүченең мәетен айдан артык балконда саклаган. Һәм үзе, берни булмагандай, шул фатирда яшәвен дәвам иткән.

Артём Ветлугин, Русия Тикшерү комитетының БР буенча  Тикшерү  идарәсенең Калинин районы тикшерү бүлегенең өлкән тикшерүчесе:

“Абдулгалимовның фатирында алкогольле эчемлекләр кулланганнан соң, ирләр якалашып китә. Сугышканда Абдулгалимов Тайфуров гәүдәсенең өске өлешенә, башына, йөзенә тимер торба белән күп тапкырлар суга”.

34 яшьлек Рубэн Тайфуровның бергә яшәгән хатыны иренең хәбәрсез югалуы турында гариза язгач та  хокук саклау органнары хезмәткәрләре үтерү очрагы буенча җинаять эше ача. Әмма җинаятьчене ачыклау җиңелдән булмый. Беренчедән, шикләнелүче моңа кадәр хөкем ителмәгән, слесарь булып эшли,  уңай яктан бәяләнә, икенчедән, ул югалган Тайфуров белән гомумән таныш булмаган. Ирләр очраклы рәвештә урамда танышканнар да бергә хәмер эчәргә булган. Арытаба  вакыйга күңелсез юнәлеш алган.

Алар хакында Абдулгалимов тоткарлангач, сөйләгән. Шактый исергән ирләр эләгешеп китә, идәндә әүмәкләшә башлыйлар.  Абдулгалимов кул астында яткан торба кисәгенә  үрелә. Тимер торба белән кыйналган Тайфуров шунда җан бирә. Абдулгалимов кунагы мәетен полиэтиленга урый да, өстенә известь сибеп, балконга чыгарып куя.

Фатир бусагасында оперативниклар күренгәч, Абдулгалимов кылыгыннан баш тартмый, җинаятендә шунда ук үкенә.

Аңа 15 елга ирегеннән мәхрүм ителү яный. Шлегә аны Тикшерү изоляторына утыртып куйганнар.

Чыганак: gtrk.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас