Җинаять һәм җәза
29 октябрь 2021, 18:57

Мәетне ике айга якын балконда тоткан

Егетнең югалуы турында йөргән кызы хәбәр иткән.

Мәетне ике айга якын балконда тотканМәетне ике айга якын балконда тоткан
Мәетне ике айга якын балконда тоткан

30 сентябрьдә Уфаның хокук саклау органнарына бер кыз 34 яшьлек егете югалуы турында гариза яза.

Ул 2021 елның 16 сентябрендә өеннән чыгып киткән һәм шуннан бирле аны күргәне булмаган. Полиция эзләргә керешкән. Башта егетнең таныш-белешләреннән, күрше-күләннәреннән сорашканнар. Соңгы тапкыр аны шул районда яшәүче 49 яшьлек ир белән сөйләшеп торуы ачыкланган.

Ул кешенең өенә барганнар. Тикшерү вакытында шикләнелүченең балконында полиэтиленга төрелгән мәет табылган.

Җинаятьчене кулга алганнар, ул барлык кылган гамәлләрен таныган. Тикшерү барышында бу аяныч хәл 2021 елның 17 сентябрендә булуы ачыклаган.

Ирләр урамда танышканнар һәм шикләнелүче бу 34 яшьлекне өенә эчәргә чакырган. Икәү кәеф-сафа корып утырган вакытта конфликт чыга, йорт хуҗасы металл торбаны эләктереп, аның башына берничә тапкыр суга. Ир шунда ук вафат була.

Берничә көннән соң үтерүче кибеттән полиэтилен сатып алып кереп, мәетне төрә һәм балконга чыгарып куя.

Хәзер мәрхүмнең гәүдәсе суд-медицина экспертизасына җибәрелгән, тоткарланучылар белән беренчел тикшерү эшләре алып барыла.

Чыганак: i-gazeta.com

Фото: Олег Яровиков.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас