

Владимир өлкәсенең Меленки шәһәрендә ике үсмер егет ашыгыч ярдәм машинасын алып качканнар һәм авариягә эләккәннәр.
Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Владимир өлкәсе буенча идарәсендә хәбәр ителә.
Ведомство хәбәр итүенчә, машинаны балигъ булмаган 14 һәм 16 яшьлек егетләр урлап качкан.
Үсмерләр йорт ихатасында ашыгыч ярдәм машинасын күреп калганнар да, йөреп килергә уйлаганнар. Хәрәкәт иткән вакытта егетләрнең берсе идарәне югалткан һәм тимер коймага бәрелгән.
Егетләр авариядә зыян күрмәгән. Алар үз гаебен таныганнар. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
Бигрәк акылсыз яшьләр бар инде...
Чыганак: Lenta.ru