Җинаять һәм җәза
25 октябрь 2021, 05:47

ДПС-никлар белән узышкан...

Куышу нәтиҗәсе күңелсез тәмамланган.

23 октябрьдә төнлә Учалы авылының Баһаветдинов урамында ДПС инспекторлары сәер “Митсубиси Галант” автомобиленә игътибар итәләр.  Полицейскийлар аны туктатырга тели, әмма водитель качарга маташа. ЮХХДИ хезмәткәрләренең туктау хакындагы таләпләрен ул ишетмәмешкә салыша. Куышу нәтиҗәсендә  “Митсубиси” водителе, патруль машинасының узуына комачаулап, махсус рәвештә “Рено Логан” патруль машинасы белән бәрелешә.

Күп тә үтми аны тоткарлыйлар. Полицейскийлардан качып йөргән 34 яшьлек ир исерек булган. ЮХХДИ базасыннан тикшергәч, аның моңа кадәр руль артына исерек килеш утырганы өчен җаваплылыкка тарттырылганлыгы  ачыклана.

Әле кырын төяргә яраткан яшь иргә карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.  Машинасы махсус тукталышка урнаштырылган, дип хәбәр итәләр ЭЭМның БР буенча матбугат хезмәтендә.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас