Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
18 октябрь 2021, 20:31

Зиратта эшләячәк

Абау, куркыныч!

БР буенча Суд приставлары  федераль хезмәте идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Благовар районында яшәүче иргә алиментлары буенча бурычларын  түләүдән баш тартканы өчен 100 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләгәннәр. Бүгенге көндә ул зиратта мәҗбүри эшләр башкара, дип хәбәр итәләр БР буенча Суд приставлары  федераль хезмәте идарәсенең матбугат хезмәтендә.

Шушы районда яшәүче ир балигъ булмаган малаена алимент түләүләрен даими рәвештә түләп бармаган, рәсми рәвештә эшкә урнашу мәсьәләсе дә аны борчымаган. Нәтиҗәдә алимент буенча бурычлары 300 мең сумнан артып киткән. Суд приставлары балаларга акча түләмәгәне өчен бурычлы иргә карата протокол төзегән. Суд алиментщикка 100 сәгатьлек мәҗбүри эшләр җәзасы  билгеләгән.

Авыл биләмәсе хакимияте белән берлектә җәзаны үтәү урыны да билгеләнгән. Ул да булса – авыл зираты. Алиментчы ир территорияне җыештыра башлаган.

Өрәкләрдән курыкса, бәлки, киләчәктә эшкә урнашып, балаларына тәгаенләнгән акчаларын түләр дә... Кем белә?

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: