Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
15 октябрь 2021, 18:56

Йөргән кызы белән талашкан һәм аны үтергән

15 яшьлек егет пычак белән кызга 16 тапкыр суккан.

chechnyatoday.com
Фото:chechnyatoday.com

14 октябрь  кичендә Чита шәһәрендә 14 яшьлек үсмер кызның үтерелүе билгеле булды.

SHOT Telegram-каналы хәбәр итүенчә, җинаять укучы кызның өендә кылынган.  15 яшьлек егет мәрхүмә кыз белән мөнәсәбәтләр ачыкларга дип килгән. Кыз аның белән башкача очрашып йөрмәскә теләгән, чөнки, имеш тә, егет аның интим фотосурәтләрен интернетка урнаштырган.

Бу нигездә егет белән кыз талаша, кайсыдыр моментта үсмер, кухняга  кереп пычак эләктерә дә кызны 16 тапкыр җәрәхәтли. Һәм  коралы белән кызның телефонын алып кача. Кызның гәүдәсен эштән кайткач әнисе күрә.

 Русия Тикшерү комитетының Забайкалье крае буенча тикшерү идарәсе әкиле Егор Марков хәбәр итүенчә, шул ук кичне 21.00 сәгать тирәсендә әлеге җинаятьне кылуда  шикләнелегән 15 яшьлек үсмер тоткарланган. Әнисе, укытучысы һәм адвокат белән бергә  үткәрелгән сорау алуда шикләнелүче җинаять кылуын таный. Үсмернең күрсәтмәләре җинаять урынында тикшерелгән.

Кызның гәүдәсе табылып ике сәгать үтүгә егетне тоткарлаганнар. Ул өендә булган. Ул вакытка егет пычакны – ташлап, канга баткан киемнәрен юып өлгергән. Имеш, ул элек йөргән кызын үтерүен әнисенә сөйләгән, әмма ул полициягә хәбәр итмәгән.
Гаебен таныган үсмер моңарчы балигъ булмаганнар буенча исәптә-фәлән тормаган. Ә менә мәктәптә укуы белән проблемалары булуы билгеле. Ул белем бирү программасын үзләштерә алмаган, аңа өйдә укуга күчәргә тәкъдим иткәннәр.  

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: