Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
13 октябрь 2021, 12:31

Ялган справкалар сатып яткан

Менә сиңа мә!

maksatiha-adm.ru
Фото:maksatiha-adm.ru

Октябрьский шәһәре полицейскийлары 63 яшьлек хатынның 16 тапкыр ялган медицина белешмәләре язып бирү очракларын дәлилләгән.

Олы яшьтәге хатын  законсыз эшчәнлеккә пенсия акчасы җитмәү сәбәпле барган һәм 3 ел дәвамында шәһәр халкына төрле белешмәләр белән “ярдәм иткән”. Моның өчен ул 50дән алып 2 мең  сумга кадәр акча алган.

“Пенсионер хатынның өеннән белешмәләр, медицина тикшеренүләре һәм башка медицина документлары бланкларын бастырып  чыгаручы оргтехника, мөһерләр, клише һәм башка кирәк-яраклар тартып алынган. Шулай ук фатирда берничә кеше исеменә әзер белешмәләр дә табылган. Тартып алынган документлар  ЮХХДИдә водитель таныклыгы алганда,  оешмаларга эшкә урнашканда (имеш тә үтелгән  медицина тикшерүе турында) таләп ителә”, – диләр Эчке эшләр министрлыгы  шәһәр бүлегенең  матбугат хезмәтендә.

Пенсионер хатынга күп дигәндә ике елга ирегеннән мәхрүм ителү яный.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: