Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
12 октябрь 2021, 11:14

Сыйныфташын үтергән малайның әнисе: “Ул бит пацан!”

Көннәрдән беркөнне балаң мәктәпкә дәрескә дип китеп... кире әйләнеп кайтмаса...

 Махачкалада 51 санлы мәктәп директорын һәм аның урынбасарын эштән азат иткәннәр. Сәбәбе – анда бер укучы икенче укучыны пычак чәнчеп үтергән. Бу хакта кичә, 11 октябрьдә Дагыстанның Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әйтккәндәй, ТАСС мәгълүматлары буенча,  мәктәп директоры үзен начар хис иткән һәм аңа медикларны чакыртканнар.

Тикшерү  версиясе буенча, 11 октябрь иртәсендә мәктәп ихатасында ике  9 сыйныф укуысы арасында ызгыш чыккан, алар сугыша башлаган. Ахырда  берсе икенчесен пычак белән чәнечкән. Алган яралар нәтиҗәсендә үсмер дәваханәдә үлгән. Тикшерү комитеты 15 яшьлек үсмергә карата “Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Моннан тыш, мәктәп директоры һәм аның  тәрбия буенча урынбасарына карата  җинаять эшләре кузгатылган. Шулай ук мәгариф учреждениесендә  сак системасын гамәлгә алган оешма җитәкчелегенә карата да.

Сйныфташын үтергән малайның әнисе улының агрессиясен хуплаган, башка ата-аналар һәм укытучылар алдында аны һәрчак яклаган. Бу хакта Дагыстанның омбудсмены Марина Ежова хәбәр итә.

Ежова сүзләре буенча, укучының гаиләсе аның аты-юлы белән сүгенүен, дәресләрдә тавыш куптаруын белгән. Әмма ата-аналар җыелышларында ана һәрчак улын яклаган, педагоглар дәгъваларына: “Ул бит пацан!” – дип җаваплаган.

Шул ук вакытта әлеге укучы – имин гаиләдә үсүче бердәнбер бала. Омбудсмен сүзләре буенча, малай берникадәр вакыт өйдә белем алган, ә 51 санлы мәктәпкә аны икенчесеннән  укырга теләге булмау һәм үзен тәртипсез тотуы аркасында күчергәннәр.

“Белем алу процессында аның  җитди проблемалары булган, сыйныфташлары һәм укытучылары белән аралашуда да киеренкелек  сизелгән. Ул мәктәп исәбендә торган, бик каты сүгенгән, коточкыч тәртипсез булган”, – дип тә өстәгән Ежова.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: