Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
12 октябрь 2021, 15:57

Ни өчен акча таптырган?

Хатын тәки гаебен танымаган.

1tulatv.ru
Фото:1tulatv.ru

Учалы районында сәер вакыйга булган. Анда урындагы суд яшь хатын эшен тикшергән. Судта хәбәр итүләренчә, яшь хатын тәүдә дошманы дип санаган ирнең йөзенә суккан, аннары 60 мең сум акча таптыра башлаган. Күп тә үтми вакыйга турында хокук сакчылары белеп кала. Нәтиҗәдә хатынны судка алып киләләр. Билгеле дәлилләргә карамастан, яшь ана үз гаебен танымаган.

Әйткәндәй, яшь хатын моңа кадәр 5 елга иректән мәхрүм ителгән булган. Әмма кече яшьтәге балалары булу сәбәпле, хөкем карарын  кичектереп торганнар.  Бу юлы инде җәзаны кичектереп тормыйча, җинаятьләр җыелмасын исәпкә алып, яшь хатынны 5,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

 Чыганак: ufa.kp.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: