Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
12 октябрь 2021, 20:13

Казандагы 175 санлы гимназия директоры гаебен танымаган

Коралланган үтерүченең йөзәрләгән балалар укыган мәктәпкә бер каршылыксыз керә алуына кем гаепле соң?

prokazan.ru
Фото:prokazan.ru

Казанның 175 санлы гимназиясе  директоры Әминә Вәлиева ваемсызлк маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча гаебен танымады. Бу хкта аның адвокаты Руслан Нагиев белдерә.

Аның сүзләре буенча, Вәлиева барлык гаелпәүләрне кире кага. “Аңа карата чикләү чаралары кабул ителмәгән, әле тикшерү эшләре планлаштырыла”, – дип сөйли адвокат.

Нагиев укучыларның ата-аналары  Русия Президенты Владимир Путин һәм Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин исемнәренә  Вәлиеваны яклап хат язулары хакында  да белдерә.

Моннан алда Вәлиева ваемсызлык маддәсе  буенча кузгатылган җинаять эшендә гаепләнүче булды. Аны белем бирү учреждениесендә сакчылар булмавы һәм хәвефсезлек системасы оештырылмавында гаеплиләр. Нәкъ шушы сәбәпләр аркасында гимназия бинасына коралланган Галәвиев кереп  9 кешене атып үтерә, 24 кешене яралый.

7 октябрьдә Мәскәүнең Басманный суды Галәвиевны кулга алу срогын озайтты.

Галәвиев быел 11 майда Казанның 175 санлы гимназиясенә коралланып килеп, 7 укучыны, 2 укытучыны үтерде. 24 кешене яралады. Аның сүзләренчә, ул кылган җинаятенә үкенә һәм гаебен таный.

Гимназия директорына килгәндә исә, чыннан да, белем бирү учреждениесендә хәвефсезлек системасы җитди оештырылган булырга тиеш кебек. Директор булмыйча кем җавап бирсен бу хилафлыкка?
Ахыр чиктә  (бәлки, бу сүзләрдән соң миңа ташланырлар  да...) ата-аналар акча җыеп та оештыра ала бит бу эшне. Дәүләт акча бүлмәсә... Яшерен-батырын түгел, күп җирдә (балалар бакчалары, мәктәпләрдә) балалар ихтыяҗларына дип акча җыю фактлары бар. Менә шундый вакыйгалардан соң ата-аналар соңгы тиеннәрен дә кызганмас иде. Чөнки дәрескә дип киткән баласының гомере өзелүен бер генә ата-ана да теләми...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: