Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
11 октябрь 2021, 19:10

Ырынбурдагы суррогат алкоголь өчен спиртны Уфадан алганнар

Үлүчеләр саны акрынлап арта...

МВД Медиа.
Фото:МВД Медиа.

Күрше төбәктә  34 кешенең суррогат алкоголь эчеп агулану эшен тикшерү барышында  Уфаның бер коммерция оешмасы   Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары күз уңына эләккән. Исегезгә төшерәбез, күрше өлкәдә  6 октябрьдән алып  массакүләм  суррогат алкоголь белән агулану теркәлә.  Полицейскийлар ачыклавынча, алкогольне әзерләп сатар өчен, спиртны Уфада сатп алганнар.

“Шикләнелүчеләр “ингибитр технический” дип аталган техник спирт төрләренең берсен Уфада урнашкан бер коммерция оешмасында  сатып алганнар. Бу матдә исәптә коррозиягә каршы составлар әзерләгәндә кулланыла. Оешма рәсми рәвештә техник сыеклыклар, шул исәптә технк спирт сату белән  дә шөгыльләнә”, – диелә  Эчке эшләр министрлыгы сайтында. 

Хокук саклаучылар Уфадагы фирманың  хәвефле сыеклыкны  законлы рәвештә сатканмы-юкмы икәнлекне ачыклый диелгән сайттагы мәгълүматта.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: