Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 октябрь 2021, 21:23

Таксист булып эшләгән пенсионер хатын кинәт югалган

Куркыныч заманда яшибез шул.

tasvel.ru
Фото:tasvel.ru

Красноярск краеның Казачинский районы Дудовка авылында яшәүче хатынның үле гәүдәсен кое төбеннән тапканнар. Полиция мәгълүматлары буенча, олы яшьтәге хатын буш вакытында  такси хезмәтләре күрсәткән. 4нче октябрь төнендә  пенсионер ханым эшкә китә һәм соңрак элемтәгә чыкмый башлый.

Берничә көн үтә, хатынны таба алмыйлар. Аның  эзенә төшәргә күршесе булыша. Ул соңгы арада югалган күршесенең өендәгеләр үзләрен сәер тота, ди. Алар кинәт кенә акчага тиенгән, ә күптән түгел генә төзек коеларын күмә башлаганнар.

“Полиция хезмәткәрләренә шалтыраттым да, кое турында сөйләдем, кем белә, бәлки бу мәгълүмат алар өчен файдалы булыр”, –  ди мәрхүмәнең күршесе. Соңрак  таксист хатынның гәүдәсен коега ташланганлыгы ачыклана. Үтерүдә шикләнелүчене тоткарлыйлар – ул мәрхүмә хатын белән яшәүче ир булып чыга.

Чыганак: Lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: