Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
8 октябрь 2021, 21:56

880 мең акчасыннан колак каккан

Телефон мошенникларыннан коткарырга теләгән полицейскийга ышанмаган.

880 мең акчасыннан колак каккан
880 мең акчасыннан колак каккан

Пенсионер ханым телефон мошенникларыннан коткарырга теләгән полицейскийга ышанмаган.

Салехардта булган бу хәл. Полиция хезмәткәре урамда 73 яшьлек ханымның телефон аша мошенниклар белән сөйләшүен ишетеп кала. Полицейский таныклыгын күрсәтеп, әбине бу бәладән коткарырга тели һәм йортына кадәр озат бара. Юл буе аңа телефон аша андый кешеләргә ышанырга ярамаганлыгын аңлата. Тик аңы томаланган әби аны ишетергә дә теләми, полицейскийны тиргәп куып җибәрә.

Берничә көннән соң әби үзе бүлеккә килеп, мошенниклар акчамны урладылар дип, гариза яза. Банк счетыннан 880 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан ул.

Җинаять эше кузгатылган. Шунысы ни гаҗәп, июнь аенда да полицейскийлар мошенниклардан кисәтеп, аның белән профилактик әңгәмә үткәргән булган. Әбинең чыгасы акчасы булгандыр инде.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: