Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
6 октябрь 2021, 14:44

ЮХХДИ инспекторлары сугышкан

Ни сәбәпле?

Агыйдел шәһәрендә  ЮХХДИнең ике өлкән лейтенанты отпускалары даталары туры килгәнгә күрә сугышып киткәннәр. Берсенең дә  көтеп алынган ялын күчерәсе килмәгән. SHOT  Telegram-каналы хәбәр итүенчә, конфликт вакытында 36 яшьлек инспектор  берничә тапкыр 32 яшьлек коллегасының  битенә  суга. Шуннан  эштән китү турында рапорт яза да китә.

Рәсми булмаган хәбәрләр буенча, 36 яшьлек хокук сакчысын әле таба алмыйлар. Ул коллегалары һәм туганнары белән элемтәгә чыкмыйй. Кыйналган  ЮХХДИ инспекторында сыдырылу эзләре һәм гематомалар диагностикалаганнар.

Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә  вакыйгага карата комментарий биргәннәр.

“ЭЭМ җитәкчелеге тарафыннан тикшерү билгеләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча тиешле карар кабул ителәчәк”, – диләр ведомствода.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: