

Пермь атышчысы Тимур Бекмансуров аңына килгән, тик тамагында трахеостома булу сәбәпле, сөйләшә алмый. Ул хатлар белән генә аралаша.
Тулысынча терелгәч, аны тикшерү изоляторына озатачаклар.
Табиблар сүзләренә караганда, атучының хәле элеккечә үк тотрыклы авыр дип бәяләнә. Уңай динамика күзәтелгәнлектән тиздән аны реанимациядән гадәти палатага күчерергә мөмкиннәр.
Берничә көн элек табиблар университетта күпләп кеше үтергән Пермь атышчысының күкрәгендәге пуляны алган иделәр. Операция уңышлы узган. Аннан соң аны медикаментоз кома ярдәмендә йоклатканнар иде.
Исегезгә төшерәбез, 20 сентябрь иртәсендә Пермь университетына мылтык алып килеп ут ачкан Тимур Бекмансуров 6 кешене атып үтерде, 28 кешене яралады.
Чыганак: "Ватаным Татарстан".