Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 октябрь 2021, 01:48

Кызларның өчесе дә мәсхәрәләнгән

Коточкыч вәхшилек!

Гай.рф шәһәр порталыннан
Фото:Гай.рф шәһәр порталыннан

Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә күптән түгел үтерелгән өч  Башкортстан кызы мәсхәрәләнгән булган. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып,  Гай.рф басмасы хәбәр итә.  Пычак җәрәхәтләреннән тыш, мәрхүмәләрнең гәүдәләрендә җенси көчләү эзләре дә ачыкланган. Алар тулысынча ялангач булган. Моңа кадәр билгеле  булуынча, үтерү моментында кызлар йоклаган, бәлки, берәр препаратлар аркасындадыр... Корбаннарның берсе генә уянып, чыгарга тырышкан.

Кичә, якшәмбе көнне Орскида 3 кызны үтерүдә шикләнелүче Александр Лазарев тоткарланган. Ул ике ай элек кенә рәшәткә артыннан чыккан. Анда төнге клуб директорын үтерүе өчен 9,5 ел утырган. Аңа кадәр талау өчен утырган, әмма  шартлы рәвештә алдан иреккә чыгарылган булган. 30 сентябрь  төнендә  Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә якташларыбыз – медицина көллиятендә белем алучы һәм бергә фатир арендалап яшәгән 19, 18 һәм 17 яшьлек  3 студент кызның – үтерелүе хакында билгеле булды.  Шикләнелүчене шәһәрдә табылган канлы кием аша ачыклаганнар. Киемдәге ДНК эзләре Александр Лазаревныкы булып чыга.

Мәрхүмә кызларның әти-әниләре, якыннары нинди хисләр кичерүен күз алдына китерү мөмкин түгел, Ходай Тәгалә аларга сабырлык һәм түземлек бирсен ... Яшәп тә өлгермәгән кызларның караңгы гүрләре якты, авыр туфраклары җиңел булсын.

чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: