АКШта бер ир, полиция участогына килеп, 10 ел элек кеше үтерүе хакнда хәбәр иткән. Бу хакта New York Post яза.
Флорида штаты детективлары 10 ел элек кылынган һәм ачыкланмаган үтерү эшенә ниһаять нокта куя алган. 43 яшьлек Бенджамин Молтон сорау алуда Николь Скоттны ярсыган чагында буып үтерүен ачыктан-ачык сөйләп бирә.
Ир 2011 елда кылынган җинаяте хакында күрсәтмәләр бирә. Молтон бары тик тикшерүгә билгеле фактларны ачып сала. Үтерүче сүзләре буенча, Ходайга ышана башлагач, кылынган җинаяте аңа тынгы бирмәгән, һәм ул полициягә бирелергә хәл иткән.
Үтерүче полиция участогына үз теләге һәм ирке белән килгән (моны күзәтү камералары раслый) һәм аннан полицейскийлар белән бергә чыккан. Әле ул сак астында.
Чыганак: Lenta.ru