Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 октябрь 2021, 00:34

Такси водителе кыз баланы педофил тырнагыннан тартып алган

Педофиллар, адекват булмаган адәм актыклары күбәеп китте...

ussurmedia.ru
Фото:ussurmedia.ru

Домодедово районында таксист 8 яшьлек кыз баланы  педофилдан коткарган. Ул олы яшьтәге ирнең кыз баланы гаражлар артына  сөйрәп алып керүен күреп кала.

Такси водителе машина эчендә хатынын ктеп утырган. Шул моментта ул гаражлар артына кыз баланы ияртеп барган сәер ирне күреп кала. Таксист хатынын көтеп ала һәм бала янына якынрак барып  тикшереп карарга була. Кыз бала таныш түгел ирнең аңа акча эшләргә тәкъдим итүен сөйли, ә башка кызларга яный башлаган.

Такси водителе хатыны белән бергә педоилҗны куып басмакчы була, әмма ир качкан. Күп тә үтми полицейскийлар шикләнелүчене тапкан. Ул җенси көчләү һәм тукмаулар өчен хөкем ителгән  булган. Моңа кадәр 51 яшьлек ир 31 ел гомерен рәшәткә артында уздырган.

Көнгә чыксаң, балалар белән бәйле җинаятьләр бигрәк күп. Педофиллар, адекват булмаган адәм актыклары күбәеп китте диимме... Балаларыбызны Ходай саклый күрсен.

Чыганак: Lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: