Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 октябрь 2021, 01:03

Дежур медбрат 4 пациентны үтергән

Шулай буламы соң инде?

chto-proishodit.ru
Фото:chto-proishodit.ru

АКШның Техас штатында 2017 елда дәваханәдә 4 пациентны үтерү белән бәйле  кузгатылган җинаять эше буенча суд башланган. Бу хакт New York Post хәбәр итә.

Үтерүләр сериясендә 37 яшьлек Уильям Дэвис гаепләнә. Гаепләү версиясе буенча, йөрәкләренә операция ясатканнан соң интенсив терапия бүлегендә яткан 4 ир аның корбаннарына әверелгән.

Аларның барысы да Дэвисның күз алдында үлгәннәр. Ул вакытта Дэвис дәваханә бүлегендә бердәнбер дежур медбрат булып калган. Операцияләрдән соң авырулар тотрыклы хәлдә булган, әмма күп тә үтми аларда инсульт билгеләре барлыкка килгән. Компьютер томографиясе 4 пациентта да “баш миендә аномаль артериаль киңлекләр хасил булуын күрсәткән.

Гаепләү ягы Дэвис пациентларның артерияләренә шприц ярдәмендә һава җибәргән дигән фикердә. “Бак тисәң, дәваханә – серияле үтерүче өчен менә дигән  урын икән”, – дип белдерә Смит округы прокуроры, присяжныйлар алдында чыгыш ясап.

Дэвисның адвокаты аның якланучысы “кирәкмәгән вакытта кирәкмәгән урында булган” ассызыклый. Аннары, катлаулы операцияләрдән соң  пациентлар еш кына инсульт кичерергә мөмкин дип  ышандырырга тели юрист.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: