Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 октябрь 2021, 14:07

Өч студент кызны нәрсә белән үтергәннәр?

Җинаять урынында үтерү коралы табылган.

newsbash.ru
newsbash.ru

Сентябрьнең соңгы көнендә җан өшеткеч хәбәр таралды: Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә Башкортстанның өч кызын үтергәннәр...

Исегезгә төшерәбез, Гай медицина көллиятендә укучы ике студентның гәүдәсе – ут төртеп яндырылган фатирда, өченчесе йорт ихатасында табылган. Кызлар тән яраларыннан үлгән. Башкортстан кызлары арендаланган фатирда бергә яшәгәннәр. 17 яшьлек Айгизә һәм 19 яшьлек Зөлфия – Баймак районыннан, 18 яшьлек Әдилә Күгәрчен районыннан булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, кызларга балта белән ташланганнар дигән фараз бар иде. Әмма тикшерүчеләр җинаять урынында үтерү коралын тапкан. Ул – пычак... Бу версия әле тикшерелә.

Тикшерүчеләр гаепләнүчеләр турында да әлегә мәгълүмат бирергә ашыкмый.

Җинаять эше Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контролендә тора.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: