Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
1 октябрь 2021, 16:10

Аккошлар гаиләсен юк иткәннәр

Тугрылык символы саналган кошларда кемнең нинди үче булган?

Азамат Лутов.
Фото:Азамат Лутов.

Учалы районының Чораман авылында билгесез адәмнәр аккошлар гаиләсен атып үтергән.

“Башкортостан” гәзите корреспонденты Лилия Нуретдинова хәбәр итүенчә, аккошлар быел язын якындагы зур булмаган күлгә килеп урнашкан, 5 бәбкә чыгарганнар. Җәй эчендә бәбкәләр үскән. Җирле халык бу нәфис кошларны кулга ияләштергән, аларны ашаткалап йөргән. Кошлар, һич курыкмыйча һәм  читенсенмичә, кешеләр янына йөзеп килгән. Көз җитү белән аккошлар җылы якларга очып китәргә әзерләнгән.

30 сентябрь кичендә,  җирле халык сөйләвенчә,  күл янына  Chevrolet Niva машинасында билгесез кешеләр килә. Аккошлар ярга таба йөзеп килә, һәм ирләр кошларны атып үтерә. Кемнәр һәм ни өчен бу җинаятькә барган – билгесез. Кошларны алар үзләре белән алмаган.

Тавышка авыл халкы йөгереп  килгән. 5 аккош (ата һәм ана аккошлар, 3 бәбкәләре) шунда ук һәлак булган. Ике бәбкә тәүдә исән булган, әмма иртәнгә алар да үлгән, дип хәбәр итә вакыйганың шаһиты, күрше авылда яшәүче Артём Лутов.

Исегезгә төшерәбез, аккош Русиядәге иң эре һәм сирәк очраучы кошлардан санала. Аккошларны аулау тыелган, чөнки алар Кызыл китапка кертелгән.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: