Җинаять һәм җәза
30 сентябрь 2021, 08:42

Өч кызны үтергәннәр...

Үлгән кызларның ата-аналары нәрсәләр кичергәнен күз алдына да китерү мөмкин түгел...

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

30 сентябрьнең соңгы иртәсе коточкыч хәбәр белән башланды. Күрше Ырынбур өлкәсенең Гай шәһәрендә төнгә каршы Башкортстанның өч кызын үтергәннәр.

Гай медицина көллиятендә укучы ике студентның гәүдәсе – ут төртеп яндырылган фатирда, өченчесе йорт ихатасында табылган. Кызлар тән яраларыннан үлгән. Балта белән чабып үтергәннәр дигән фаразлар бар...

Шунысы билгеле: фаҗига буласы төнне алар барысы да социаль челтәрләргә кергәннәр. Арендаланган фатирда бергә яшәгәннәр. Яндырылган фатирда ир-ат киемнәре дә табылган. Аларның фатир хуҗабикәсенең иренеке булуы ихтимал, диләр.

Әле бар версияләр дә тикшерелә. Җинаять эше кузгатылган.

Вәхшиләрчә үтерелгән кызлар – 17 яшьлек Айгизә һәм 19 яшьлек Зөлфия – Баймак районыннан, 18 яшьлек Әдилә Күгәрчен районыннан булган.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Баймак һәм Күгәрчен районнары башлыкларына кызларның туганнарына ярдәм күрсәтергә кушты.

“Үлгән кызларның ата-аналары нәрсәләр кичергәнен күз алдыма да китерә алмыйм. Коточкыч фаҗига. Бүген гаиләләргә ярдәм күрсәтү мөһим”, – ди Радий Фәрит улы.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас