Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
27 сентябрь 2021, 13:52

Террористлар безнең арада...

Куркыныч заманда яшибез...

ТГ-канал
Фото:ТГ-канал

Уфа үзәгендә  бер ташландык төзелештә кулдан ясалган шартлаткыч корылмалар склады табылган.   Русиянең  БР буенча Хәвефсезлек федераль хезмәте  идарәсе хезмәткәрләре терактны булдырмый калган һәм 17дән алып 20 яшькәчә неонацистлар төркеменә караган  ир-егетләрне тоткарлаган.  Русия Тикшерү комитетының БР буенча идәрәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, төрле маддәләр буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Төркемнең илһамчысы – 19 яшьлек уфалы. Ул 4 дусты белән бомбалар ясарга өйрәнгән һәм арытаба теракт оештырырга әзерләнгән. Бомбаны дәүләт органнарында һәм хокук саклау структураларында шартлатырга җыенганнар.

“Ул җинаятьтәшләре арасында неонацизм идеяләре тараткан, аларга корал белән эш итү кагыйдәләрен,  шартлаткыч матдәләр һәм кушылмалар ясау күнекмәләрен өйрәткән, бергә хәрби гамәлләр тактикасы буенча махсуслаштырылган әдәбият укыганнар. Боларның барысы да киләчәктә террорчылык эшчәнлеген булдыру максатында үткәрелгән”, – диләр Тикшерү комитетында.  

Ташландык төзелештә ачыкланган  шартлаткычлардан башка җинаять эшенең биш фигурантында әлеге бомбаларны ясау компонентлары һәм инструкцияләре, шулай ук 9 берәмлек салкын корал, Өченче рейх лидерлары сурәтләре һәм төрле  атрибутика табылган. Шикләнелүчеләрнең барысы да тоткарланган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: