

Шушы көннәрдә Стәрлетамакта яшәүче 91 яшьлек әби полициягә шикаять язган. 21 сентябрь көнне аның өенә таныш булмаган бер хатын килеп кергән дә, тиздән илдә әлеге акчалар "йөрми" башлаячак, дип хәбәр җиткергән.Үзен социаль хезмәткәр дип таныштырган.
"Акчаң "янмасын" өчен яңа чыкканына алыштырырга ярдәм итәм", - дигән. Пенсионер бу хатынга ышанган, шкафында яткан бөтен акчасын - 400 меңен ханымга биреп җибәргән. Янәсе, ул аларны яңа купюраларга алыштырып китерә.
Хатын чыгып киткәч, әби алданганын аңлаган, тик соң булган. Өметен өзгәч, полициягә шалтыраткан. Җинаять эше кузгатылган, теге хатынны эзлиләр.
Олы яшьтәге әниләрегезне, әбиләрегезне кисәтеп торыгыз, дуслар - акчага кагылышлы андый-мондый хәбәрләргә ышанмасыннар.