+28 °С
Болытлы


Нефтекамада кичә кичен Карл Маркс урамында кеше үлеме белән тәмамланган юл авариясе теркәлгән. Төбәкнең дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматларына ярашлы, 45 яшьлек ир, Datsun on-DO автомобилендә Комсомольский проспектына таба хәрәкәт иткәндә, 47 яшьлек ханымны бәрдергән. Ул җәяүлеләр өчен юл кичүе аша чыгып барган.
Кызганычка каршы, юл авариясендә җәяүле ханым ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үк үлгән. Водительгә медицина тикшерүе үткәргәч, аның исерек булуы ачыкланган.
Чыганак: bashinform.ru