Җинаять һәм җәза
24 сентябрь 2021, 06:48

"Бездән сорап тормадылар"

Шулай мөмкинме инде?

Социаль челтәрләр.Социаль челтәрләр.
Фото:Социаль челтәрләр.

Республиканың Әбҗәлил районы Ташбулат авыл советы халкы кәрәзле элемтә вышкасын җимергән. “Башинформ” агентлыгы чыганаклары мәгълүматлары буенча, вышка “Теле2” оешмасына карый һәм ул арендалаган участокта урнаштырылган булган.  Авыл халкының туп канәгатьсезлеге шунда ки: имеш, вышканы урнаштырырдан алда   аларның рөхсәтен сорамаганнар. Авыл халкының бер өлеше сәламәтлеге өчен  кайгыра. Моңа кадәр социаль челтәрләрдәге “Ташбулат в объективе”  паблигында вышка урнаштыру хакында  пост дөнья күрде. Пост “башбаштаклык”, “моның нәрсә икәнен кем белә” дигән контекстта язылган.

“Башинформ” агентлыгы БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан һәм “Теле2” компаниясеннән моңа карата комментарийлар бирүне сораган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас