

Дәүләт Думасына сайлаулар якынлашкан саен җылы кәнәфигә менеп утырырга теләүчеләр гади халык алдында илдә коррупция бетерәчәкбез, дип чыгыш ясый башлыйлар. Менә бу юлы да зәңгәр экраннар, радио каналлар һәм басма матбугат аша шундый ук телмәрләр яңгырый. Әлеге сайлаулар алдыннан халыкны үз ягына аударырга тырышучылар коррупцияне бетерү белән беррәттән пенсия яшен кире кайтаруны ышандыралар. Гади халыкның күбесе бу кармакка эләгә, әлбәттә. Чөнки коррупция, безнеңчә әйткәндә урлашулар һәм ришвәтчелек тәмам халыкның җилегенә тиде. Тик сайлаулар үтеп китү белән бирелгән вәгъдәләр онытыла, алай гына да түгел, ришвәтчелекне авызламакчы кешеләре үзләре үк коррупциядә гаепләнеп хөкем ителә тора. Ни кызгагныч, аларның күбесе шартлы рәвештә генә хөкем ителә, яисә бөтенләй штраф түләп кенә котылып кала. Русиядә ришвәтчелек, акча талау чит телдән кергән коррупция термины белән билгеләнә. Латинчадан тәрҗемә итсәк, ул ике сүздән тора: cоr (йөрәк, җан) һәм ruрtum (бозу, җимерү) һәм бу бик дөрес билгеләмәдер дә. Чынлап та коррупция, беренче чиратта, кешенең җансыз, җәмгыятьнең әхлаксыз булын күрсәтә. Акчасы күп булган кеше үзенең нәрсә эшләгәнен белми башлый. Ул комсыз теләкләр колына әйләнә һәм акылыннан да, намусыннан да, оятыннан да ваз кичә. Коррупция – җәмгыятьнең барлык өләкләрен дә биләп алган гомуми бәла. Без аның белән сәламәтләндерү, белем бирү, халыкка хезмәт күрсәтү, хәтта хакимият чиновниклары һәм хокук саклау органнары, оешмаларда да очрашабыз. Коррупция белән көрәшергә тиешле кешеләрнең үзләренең ришвәт алуда гаепләнүе бөтенләй аптырата. Шулай булгач коррупцияне җиңәргә мөмкинме соң? Күп кенә илләр, тулаем тамырын корыта алмасалар да, аны кешеләр язмышына нык тәэсир итмәслек дәрәҗәдәге чиккә төшерделәр бит. Бу көрәш бигрәк тә Сингапур һәм Кытайда зур уңыш белән бара. Гарәп илләрендә дә урлашып тотылучыларның элек-электән кулларын кискәннәр. Алар кулсыз гына калмый, иң авыры –җәмәгатьчелек алдында гомерлеккә йөзләренә кара ягыла. Нәсел-нәсебенә кара тап һәм хурлык булып ябыша. Ә Русиядә урлаучылар зәңгәр экраннар героена әйләнә. Бай балалары беркемне дә һәм бер законны да санга сукмый үз тормышы белән яши кебек. Кем әйтмешли, тавык урлап тотылган бер ярлы бәндәне, өч көн эчендә хөкем итеп, төрмәгә утыртып куялар, ә миллиардлар урлаган комсыз чиновникны йорт арестына утыртып, озын-озакка сузылган тикшерүлр үткәргән булып, соңыннан ирекә чыгаралар. Ришвәтчелек белән көрәш турында көн саен диярлек ишетеп торсак та, бу проблеманың очы-кырые мәңге күренмәс, ахры. Бу өлкәгә караган документларга әледән-әле үзгәрешләр кертелеп, җәза төрләре катгыйлатылып торса да, ришвәтләрнең күләме кимими, аны бирүчеләрнең дә, алучыларның да саны арта гына бара. Бу уңайдан ике ел саен “Милли план” кабул ителә. Әлеге план 2008 елда, үзе президент чагында, Дмитрий Медведев башлаган иде.Узган елда, инде алтынчы тапкыр кабул ителгән план эше тәмамланды. Ул “2018-2020 елларда ришвәтчелеккә каршы тору буенча милли план”дип расланган иде. Милли планда каралган чараларның гамәлгә ашырылуы гына ташка үлчим. Хәтта кире күрсәткечләр күпкә арткан. Быелгы саннар тагы да хафалырак. Күптән түгел Русиянең генераль прокуроры Игорь Краснов Федерация советында агымдагы елның 7 ае буенча хисап тотты.
-Коррупциягә бәйле җинаятьләр соңгы 8 елда артканнан-арта бара. Быелның җиде аенда коррупция белән бәйле 24,5 мең җинаять теркәлде. Узган ел белән чагыштырганда аларның саны 16,5 процентка артты. Аларның яртысы, ягъни 12 меңнән артыгы ришвәт фактлары. Быел 7 ай эчендә ул узган елның шул чоры белән чагыштырганда 27,4 процентка артты. Зур күләмдә булмаган ришвәт бирүләр 26 процентка артты. Коррупция белән бәйле җинаятьләрдән зыян 39,4 миллард сумга җитте. 2021 елның беренче яртысында гына да коррупция җинаятьләре өчен 300 түрә эшеннән алынды.
Русиядә икътисади характердагы җинаятьләрнең гомуми санының арту тенденциясе бар. Соңгы җиде ай эчендә аларның саны 78 меңнән артты. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 7 меңгә күбрәк. Дәүләт сатып алулары өлкәсендә оешкан төркемнәр тарафыннан кылынган коррупция җинаятьләр 17 процентка артты. Әмма бу прокуратура һәм хокук саклау органнарының начар эшләвеннән түгел, киресенчә, хөкем эшләре күбрәк кузгатылганга саннар да күбрәк килеп чыга. Соңгы елларга кадәр Русиядә ришвәтчелектә гаепләнүчеләрне киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеп бармадылар. Зур вазифа биләгән түрәләрне тавыш-тынсыз гына эшеннән алып, түбәнрәк җылы урынга куя килделәр. Хәзер эшләр башкача тора. Төбәкләрнең иң югары җитәкчеләре, губернаторлар, аларның урынбасарлары, Эчке эшләр органы хезмәткәрләре дә җаваплылыктан читтә кала алмый. Мәсәлән,2020 елда 949 хокук саклау органнары хезмәткәрләренә,539 төбәк яки җирле хакимиятнең вазифалы кешеләренә, төбәкләрдә эшләүче 58 депутатка карата хөкем эше кузгатылып җәзага тарттырылдылар,– дип чыгыш ясады генераль прокурор Игорь Краснов.
Шул ук вакытта, Русиянең Югары суды мәгълүматларына күз салсаң коррупционерларның җаваплылыкка тарттырылу очраклары кимүгә таба бара. Мәсәлән, 2020 елда ришвәт алган өчен 7 мең түрә хөкем ителгән. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 40 процентка кимрәк. Шуларның 1035 е генә (15 процент) төрмәгә җибәрелгән. Аларның яртысы 3 елдан кимрәк срокка. Бу түрәләрнең һәрбер өченчесе шартлы рәвештә җәза алган, ә яртысы штраф түләп кенә котылган. Эштән алынган түрәләр урынына икенчеләре килә һәм шул ук ришвәтчелек дәвам итә. Шулай булгач коррупциягә каршы милли планны ике ел саен түгел, ел саен яңартып торсаң да ришвәтчеләрнең койрыгына басып бетмәле түгел. Бу милли планга карата элеккеге Эчке эшләр министры, армия генералы Анатолий Куликов үз фикерен белдергән иде.
“Әгәр мондый план расланган һәм президент аны аерым игътибарга алган икән, димәк, проблема аеруча киеренке. Әмма палн нинди генә яхшы булмасын, ул кәзгазьләр астында торып калачак. Ришвәтчеләрнең властька килеп эләгүенә күз йомып калырга ярамый. Ә андый мисаллар бихисап. Бу кешеләрне кем властька тәкъдим иткәнен ник тикшермиләр. Менә нәрсәдән башларга кирәк иде! Ришвәтчелек белән җитди көрәшергә кирәк. Хәтта президентка гына буйсына торган бәйсез прокурор институтын булдыру да кирәк, минемчә” диде генерал. АКШ һәм Көнбатыш Европа илләрендә прокурорлар хәтта президентка да буйсынмый. Алар илнең Конституциясе һәм Җинаять Кодексына таянып эш итә. Франция башлыгы Саркози һәм АКШ президенты Трампны прокурорлар ничек “биеткәне” барыбызның күз алдында. Кызганычка безнең илдә моңа бик ерак әле. Бездә район башлыгына, хәтта баш табибка да бер сүз әйтеп булмый. Кем әйтмешли, башны иеп, үзеңә-үзең хуҗа булып йөрергә генә кала.
2019 елда Русиянең иң бай 100 кешесенең (түрәләр һәм депутатлар) кереме 65,8 миллиард сум тәшкил иткән. Карантинлы һәм пандемияле 2020 елда аларның кереме тагын 12 миллардка арткын. Шул ук вакытта гади кешеләрнед кереме алты ел рәттән аскак тәгәри. Эшкуарларны яклаучы законнар дөнья күрсә дә аларны урындагы вак чиновникларга чаклы кыса. Бизнес белән шөгыльләнгән берәү әйтүенчә, Русиядә ришвәткә каршы чаралар катыланган саен, ришвәт күләме дә үсә генә. Документларны яңа таләпләргә юридик яктан җайлау, төрле программалар өчен акча бирүчеләрне “майлау” да катлаулана гына бара. Бу көрәш Русиядә ришвәт алуның яңадңан-яңа, тагын да камиилләшкән ысулларын уйлап чыгаруга гына китерә. Ни өчен шулай?
Фото:kommersant.ru