Җинаять һәм җәза
22 сентябрь 2021, 10:08

Фишер - соңгысы булганмы?

Русиядә соңгы үлем җәзасы гамәлгә ашырылганга 25 ел булды.

pikabu.ru Фишер - соңгысы булганмы?pikabu.ru Фишер - соңгысы булганмы?
Фишер - соңгысы булганмы?Фото:pikabu.ru

Русиядә соңгы үлем җәзасы гамәлгә ашырылганга 25 ел булды.

1996 елның 1 сентябреннән 2 сентябренә караган төндә соңгы җинаятьчене атып үтерәләр. Аннан соң, 1997 елның 16 апрелендә илдә үлем җәзасына мораторий кертелә. Европа Советына керү өчен бу мәҗбүри шартларныңд берсе була.

Соңгы хөкем ителүченең кем икәнлеген әйтүе авыр. Чөнки бу төр җәзага кагылышлы бөтен мәгълүмат та ябык санала.

Кайбер чыганакларга караганда, ул кешенең Фишер кушаматлы 36 яшьлек маньяк Сергей Головкин булуы мөмкин. Ул 1986 елдан 1992 елга кадәр 11 малайны үтерә. Үтерелгән малайларның иң кечкенәсенә 12 яшь була. Русиянең беренче президенты Борис Ельцинның дачасыннан 500 метр гына ераклыкта урнашкан гаражын ул чын дәрәҗәсендә җәза камерасына әйләндерә.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас