

Пермь университетына мылтык алып килеп 6 кешене атып үтергән, 28 кешене яралаган 18 яшьлек егет бу җинаятен кылыр алдыннан хат язып калдырган.
Ул “әнисе белән берәр хәл була калса”, песиен туганнарына бирүне сораган. “Песинең минем җинаятькә бер кысылышы да юк”, - дип язган ул.
Русия Тикшерү комитеты җинаять вакытында һәлак булучыларның санын әйтте: 6 кеше һәлак булган, 28 кеше яраланган. Яраланучыларның 7сен Мәскәү шәһәренә озатулары турында хәбәр иткән Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков. “Һәлак булучыларның гаиләләренә бары тик түземлек кенә телисе килә”, - дигән ул. Тугыз яраланучының хәле авыр дип бәяләнә.
Җинаятьче – Тимур Бекмансуров үзе ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында якты дөнья белән хушлашкан, дип хәбәр итәләр югары уку йортының матбугат хезмәтеннән.
Чыганак: tatpressa.ru