Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
17 август 2021, 10:40

Яңа туган баланы тәрәзәдән атып бәргән

Аллаһ сакласын!

Кичә, 16 августта, Стәрлетамакның 1 санлы клиник дәваханәсенең  гомум палатасында коточкыч вәхшилек кылынган.

Кичке 18.00 сәгать тирәсендә яшь әни  бәби тапканнан соң  палатада бергә яткан хатынның яңа туган баласын 3 кат тәрәзәсеннән атып бәргән.

Алган тән җәрәхәтләреннән сабый үлгән. Җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итәләр БР буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Җинаять кылган хатын бәби табар алдыннан  психоневрология диспансерында  "депрессивный эпизод" диагнозы буенча дәваланган. Аны тирә-яктагылар өчен хәвеф күрсәтми дигән язу белән аннан чыгарганнар.

Вакыйга көнне ике хатын  да кесарев кисеме ярдәмендә бәби тапканнар. Реанимация бүлегенең операцияләрдән соң ята торган палатага күчергәч, күп тә үтми аларга имезер өчен бәбиләрен алып килгәннәр. Шулчак әлеге хатын бәбине эләктерә дә тәрәзәдән атып бәрә.  Табиблар нәнине коткарырга тырышсалар да, бу инде юкка була. 

Вакыйга урынына республика тикшерү идарәсе аппаратының  тикшерүчеләре, җитәкчеләре, криминалистлар һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Мондый югалтуларны беркемгә дә кичерергә язмасын. 9 ай буе йөрәк астында йөртеп ничәдер минут эчендә сау-сәламәт сабыеңны югалту – коточкыч зур кайгы. Ходай Тәгалә сабырлыклар һәм түземлекләр бирсен.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: