Барлык яңалыклар
Җинаять һәм җәза
4 август 2021, 11:45

Кыз баланы чәченнән тотып стенага бәргән

Коточкыч!

Видеодан стоп-кадр.
Фото:Видеодан стоп-кадр.

Уфада Летчиклар урамындагы 16/1 санлы йортта балаларга каршы җинаять кылынуы видеокамерага эләккән. Видео ана кешенең балаларына кул күтәрүне теркәгән.

 Кулына кечкенә малаен күтәргән ана кызын  йортта яшәүче ир һөҗүменнән коткармакчы була. Әмма ир кыз баланы чәчләреннән тотып почмаккка этеп өлгерә, каты бәрелүдән сабый идәнгә егыла. Кайсыдыр моментта подъезддагы фатир ишеге ачыла, алышка олы яшьтәге хатын да кысыла. Видеоязма аша гаилә башлыгы якыннарына карата бу хәлне китереп чыгарган дияргә була. Әмма “Башинформ” агентлыгына  чыганак хәбәр итүенчә, дебошир – шушы йортта яшәүче ир һәм видеодагы хатын белән балаларга карата аның бер катышы да юк.

Русия Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, “бу ханым полициягә гариза язган, әлеге вакытта тикшерү эшләре бара”.

Хокук сакчылары ни өчен ирнең кыз балага һәм аның энесенә кул күтәрүен ачыкларга тиеш.

Куркыныч заманда яшибез, җәмәгать.  Кеше беркайда да үзен иминлектә хис итә алмый...

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: